Авыл магиясы
11 (хикәя)
Безнең якта яңа өй салырга ниятләгән кешегә, өй урыны, нигез элеккеге өеңнән түбәнгә табан булырга тиеш түгел дип аңлаталар иде. Югарыга, үргә табан булса ярый, ә менә кирегә, аска, түбән очка китәргә тиеш түгеллеген әйтәләр иде. Юкса, тормышың түбән таба тәгәрәр, эшләрең кирегә тәгәрәр дип, гел кисәтер булдылар. Нигезне чиста урынга, юллы, тыкырыклы җир кермәсен дип кордылар. Тәгаенләнгән урынга картлар сырма җәеп, черем итеп караганнары да булган. Йокымсырап китеп, тыныч йоклаганнармы, бастырылып, саташтырмаганмы ул урын, шуңа да игътибар иткәннәр. Өй салуның нәрсәсе бар, чуклыйсы да мүклисе, өйләнүнең нәрсәсе бар, кочаклыйсы да йоклыйсы гына түгел шул. Өлкәннәргә хәер-сәдакасын биреп, дога кылдырып, атнакич, җомга иртәсендә Аллаһыга тапшырып, нигезгә тәүге таш салынган. Гаиләдәге, нәселдәге олы кешенең фатихасын алып, аңа бүләген биреп, тәүге ташны озын гомер кичергән, өлгеле нәсел вәкиленнән салдырту бик яхшы, мәслихәт эш булган. Нигез казылган килеш төнгелеккә калдырылмаган, тизрәк эшен бетерергә тырышканнар. Өлкәннәр әйтә иде, төнен үлгән мәче китереп салган кара эчлеләр дә булган. Салып, сизелмәслек итеп, нигез чокырына күмеп куештыргалаганнар. Иртән эшне дәвам иткәннәр берни сизми. Эт җөне белән песи җөнен бергә бөтереп тә салып, хилафлык кылганнар. Йөзеңне җыерма, күгәрченем, дөнья булгач төрле кеше була шул. Барысын да үзең кебек кенә икән дип, авызыңны ачып йөремә. Явызы бар бәндәнең, яхшысы, яманы бар. Ушыгызны җыеп йөрең шуңа күрә. Беренче ниргәне салганчы нигезгә эретелгән сары май белән бал бутап салганнар. Биредә яшәячәк гаилә балда-майда йөзсен өчен икәнен аңлыйсыңдыр бит. Беренче ниргәне салгач, икенчесе белән бастырыр алдыннан көмеш акчаны сарык җөненә урап, дүрт мөгеш-почмакка да салып, кыстырып куйганнар. Өйнең һәр өрлек башына да тиен акча кыстырып калдырыр булганнар. Матча астына да ак тиен акча салып калдырганнар. Хуҗалар җитеш тормыш кичерсеннәр өчен шулай эшләгәннәр. Ай балам, һәр эшнең жае, һәр сүзнең мәгънәсе бар шуул...
Менә иске өегез тарафына мунча тергезәсез икән, нигезегез кермәсен. Өй нигезенең көче кендек көче белән бер ул. Безне өебезгә беректереп торучы да, каядыр китсәк исән-сау йөреп кире кайтуыбызны теләп, көтеп торучы да ул. Шуңа өегезгә, нигезегезгә тавык тычтымы әллә дигәннәр, өйләренә, нигезләренә кайтасы килмәгәннәргә. Тавыктан пычратырга ярамаган иң элек. Нигезгә пысрак су түгәргә ярамаган. Базга, нигезгə идән себергән чүпне дә ташларга һич ярамый. Шул нигездәге өйдә күпме бала яралган, үскән, көч алган, картларны да нигез теге дөньяга боегып озатып кала торган булган.
Бәбәй тугач, әнисенең сөте артык булып, сауса, теләсә җиргә түгәргә ярамый. Ашлы суга да салмыйлар, юкса кош-корт, мал эчәчәк бит. Шул газиз нигезгә ипләп кенә, бисмилла әйтеп, нигезкәйгә түккәннәр. Баланың сөт тешләрен дә тычканга камыр теш, миңа тимер теш дип әйттертеп, нигезгә салдыртканнар йә өй бүрәнәсенең ярыгына кыстыртып куялар иде. Нигез изге ул, балам. Тере ул, нигез. Барысын ишетә, барысын сеңдерә. Ишеткәнең бармы тыныч нигез йә нигезе тыныч түгел бу өйнең дигәннәрен...
Таягына таянып, минем мунча күтәрергә мәш килеп йөргән чагымда янымда озак сөйләнеп торды Ак әби. Шунда яткан иске өебезнең ап-ак ташына утырып, догасын да кылып алды. Ә мин Ак әбинең ак гыйлемнәрен эш арамда булса да бирелеп һәм кызыксынып тыңлап йөрдем.
Миләүшә Әхмәтҗанова -Усманова.
